Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Күңел чыңы"түгәрәге иҗатчылары белән очрашу узды

Шимбә көнне Күшәр авылы мәдәният йортында Күшәр мәктәбе укучылары районыбызда эшләп килүче "Күңел чыңы"түгәрәге иҗатчылары белән очраштылар.

Очрашу бик җылы, ихласлыгы белән аерылып торды. "Күңел чыңы"җитәкчесе Сүрия Мингатина түгәрәкнең ни рәвешле оешканлыгын, һәм 2017 елның февраль аеннан бүгенгәчә иҗатчыларның яулаган уңышлары хакында сөйләп үтте. Түгәрәккә бүгенге көндә 16 кеше йөри һәм болар актив иҗат итүчеләр. Максатлары - Әтнә иҗатчыларын барлап, аларны республика күләменә күтәрү,  иҗатларын тирәнәйтү.  Районыбызның 30 еллыгына хакимиятнең матди ярдәме белән "Күңел чыңы"ның тәүге китабы дөнья күрде. Анда 13 шигырь язучының иҗаты кертелде. Очрашу барышында иҗатчылар район җитәкчеләренә рәхмәтләрен дә җиткерделәр. Күшәр мәктәбе директоры Гөлнара Данил кызы Халиковага Сүрия Мәхмүт кызы түгәрәкнең тәүге китабын да бүләк итте. Иҗатчылар укучыларга шигырьләрен укыдылар. Укучылар сорауларына җавап бирделәр. Укучылар иҗаты белән дә таныштылар. Рүзилә Хашимова -  Гөлүсә Батталованың, ә Диләрә Габдрахманова үзенең татар теленә багышлап язган шигырен укыды. Очрашуны Күшәр авылы китапханәчесе Гөлүсә Галимҗанова оештырды һәм алып барды. Тукай туган айда оештырылган эчтәлекле кичә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев