Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кемнеке зуррак?

“Помидорым уңды”, – Олы Әтнә авылында яшәүче Дамир Садретдинов куанып әнә шулай диде.

Әлеге помидорны күргәч, районда бер экземплярдыр ул, мөгаен, дигән фикер туа. Помидор хуҗасы – күптәнге таныш. Газетаны һәрдаим укып баручылар да аны танып, аның белән бергә куаналардыр. Чөнки еллар дәвамында иң зур чөгендер яки иң озын кишер иясе буларак газетабыз битләрендә телгә алып торабыз аны.

Бу юлы газетага 1 килограмм да 200 грамм чиген узып киткән авырлыктагы помидор тәкъдим итте ул. Әлбәттә, зур помидорлар күп, тик бу кадәре сирәктер. Помидор гына түгел, арагыздан озын кишер, зур суган яки башка төр яшелчәҗимеш белән шаккатыручылар да булыр.

Укучыларыбыз, газета белән дә уртаклашыгыз һәм ничек шундый уңышка ирешеп булу серләрен дә әйтеп языгыз әле?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев