Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кемнәргә хисап тоту мәҗбүри?

Коррупциягә каршы көрәштә дәүләттә һәм җәмгыятьтә аның күренешен киметергә сәләтле конкрет чаралар мөһим роль уйный.


Гади һәм лаеклы нәтиҗәле чара булып муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре һәм мөлкәт хәле турында  еллык мәҗбүри хисап тоту тора. Безнең районда бу эш ничек оештырылган? Шул хакта Әтнә муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Лилия Фәтхуллина белән сөйләшәбез.
– Муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар, район Советы депутатлары керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шул исәптән үз балалары һәм ирләре (хатыннары) өчен дә, декларацияне 30 апрельгә кадәр тапшырырга тиеш. Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 17 апрелендәге 272 номерлы Указы нигезендә, 2019 ел өчен керемнәр, чыгымнар һәм мөлкәт турында мәгълүмат тапшыру срогы 2020 елның 1 авгус­тына кадәр озайтылды.
– Районда барысы күпме кеше керемнәре турында хисап тота?
– 2020 елда безнең районда 51 муниципаль хезмәткәр, 46 кеше муниципаль вазыйфаларны биләүче, 24 район Советы депутаты керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирергә тиеш булды. Районның барлык муниципаль хезмәткәрләре узган ел күпме акча эшләүләре, аларда нинди күчемсез милек рәсмиләштерелүе, нинди транспортта йөрүләре, аларның кайсы банкларда счетлары ачылган һәм башкалар турында мәгълүмат бирде.
– Мөлкәти хәлне конт­рольдә тоту иң нәтиҗәле ча­ра, дип еш ишетергә була.
– Чыннанда, дәүләт, муниципаль хезмәткәрләренең һәм вазыйфаи затларның мөлкәти хәлен контрольдә тоту коррупцияне профилактикалау өлкәсендә иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. Бүгенге көндә мондый алым күп кенә илләрдә кулланыла. Безнең законнарда бу чара «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» гы Федераль законда беркетелгән. «Коррупциягә каршы көрәш турында»гы закон кабул ителгәннән соң вазыйфаи затларның һәм муниципаль хезмәт белән бәйле башка гражданнарның милек хәленә контроль көчәйде һәм ул елдан-ел камилләшә бара. Әлеге мәгълүматлар ел саен район сайтында законда билгеләнгән срокларда басыла.
Белгәнегезчә, агымдагы елның 11-13 сентябрь көннәрендә Татарстан Рес­публикасы Президентының һәм районның муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына сайлаулар булып узды. Районыбызнын барлык авыл җирлекләрендә 21-22 сентябрьдә яңа чакырылыш сайланган депутатлар корпусы үзләренең оештыру утырышларын үткәрделәр. Утырышларда сайланган депутатлар арасыннан яшерен тавыш бирү юлы белән  авыл җирлеге башлыгы һәм район Советы вәкиле сайланылды. Әтнә районында бүгенге көндә барлыгы 98 депутат исәпләнә, шул исәптән Әтнә район советында 24 депутат теркәлгән.
Белешмә
Сайлап алынганнан соң 4 ай эчендә депутатлар үзләренең керемнәре, мөл­кәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, ире (ха­тынының) һәм балигъ булма­ган ба­лаларының керемнәре һәм мөлкәте турында мәгълүматларны «БК белешмәләре» махсус программа аша бирергә тиеш булачак, ул Әтнә муниципаль районы сайтында «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә урнаштырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев