Әтнә таңы

Кеше гомере сакланып калды

Рөстәм Сафин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы

Реклама

Алексеевск районында 14 яшьлек малай янган йорттан өч энесен коткарган
Алексеевск районының Олы Полянка авылында шәхси йорт януы турында хәбәр килде. Янгын урынына 1нче янгын рангы буенча көчләр һәм чаралар җибәрелде. Килү белән йорт һәм ишегалды корылмаларының януы, йортта кешеләр юклыгы ачык­ланды. 7 сәгать 37 минутта янгын локализацияләнде, 7 сәгать 55 минутта тулысынча сүндерелде. Янгын фактын тикшерү барышында ачыкланганча, 2006 елгы Павлинов Иван автоном янгын хәбәрчесенең тавышына уянып киткән. Күзне ачкач та бүлмәдә төтен күреп, тиз генә бертуганнарын уята. Ишек аша чыга алмыйлар, чөнки күрше бүлмәне ут камап алган була. Иван тәрәзә рамын вата һәм тәрәзә аша энеләрен, 2010 елда туган малайны һәм 2013 елда туган ике игезәк баланы чыгара. Балалар өйдә ялгыз булалар, әниләре эштә була. Янгынның сәбәбе ачыклана. Арча һәм Әтнә муниципаль районнары буенча районара янгын күзәтчелеге  һәм профилактик эшләр бүлеге янгын чыккан очракта тормышыгызны саклап калырга мөмкинлек бирүче автоном янгын хәбәрчеләрен торак йортларның һәм фатирларның һәр бүлмәсендә урнаштырырга тәкъдим итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: