Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кеше язмышларын Аллаһы яза

Ул язмыштан юктыр узмышлар./ Нинди генә язмышлы булса да ,/ Тәгәри бит әле тормышлар. (Гөлүсә Галимҗанова)

Мин бу шигъри юлларымны мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне күздә тотып яздым. Без, кешеләр, язмышларны бәхет юлына борырдай кодрәткә ия түгел.
“Һәркемнең бәхете үз кулында”, – дисәләр дә язмыш сынау­лары, тәкъдир киртәләре барысы да Аллаһыдан бирелә. Фани дөньяга сынар өчен җибәрелгән адәм  баласы үз бизмәнендәге авырлыклардан сынмаска теләп, гәрчә “егылмыйм!” дип үҗәтләнсә дә, язмыш аңа юри каныга икән. Мин хәзер язасы шәхес мөмкинлеге чикле булса да, инде районыбызда гына түгел, республикабызга да яхшы танылып барган Камае­ва Рүзия турында.
Йөгереп эшләп йөргән җир­дән кинәт кенә кузгала алмас хәлгә килсәгез нишләр идегез? Кемдер утырып үксеп-үксеп, кычкырып елар иде, кемдер бу булган хәлнең төш кенә булуына үзен ышандырырга азапланыр иде, кемдер тешен кысып түзәр иде, кемдер көйсезләнер иде, ә кемдер иҗат юлына басар һәм кул эшенә ябышыр иде. Менә минем язмамдагы героем да соңгы төркемне үз итә: ул иҗат юлын һәм кул эшләрен үз тормыш юлына таяныч итеп ала.
Рүзия апа коляскада утырып җитез бармакларыннан йөгерек инәләрен төшерми, алардан арып китсә, компьютеры артына утырып иҗат дулкынында тирбәлеп ала. Һич кенә дә эшсез торырга яратмый ул. Бәйләгән әйберләре, чиккән кулъяулыклары бик күп Рүзия апаның. Ничә керсәң дә   кулларында инәсе булыр, ал, зәңгәр һәм тагын әллә нинди оекбашлар, матур бизәкләр белән чуарланган башлык­лар, фантазия белән үрелгән табигать күренешләре аның серле хезмәт җимешләре. Ә өстәленнән нәкъ үзенең язмышы сыман өлгергән, кызыл, әчкелт-баллы иҗат тупланмасы “Тырысым тулы җиләк”, “Күңел җырым дәва”  исемле китаплары һич тә читкә китми...
Кара кашлы, кара күзле, кашы белән күзенә төс килеп торган кара толымлы Рүзия апа 10нчы сыйныфны  тәмамлагач, Казанга – шәфкать туташы һөнәренә укырга медицина училищесына  юл тота. Мәктәптә яхшы укыган кыз сынауларны яхшы гына үтеп студент булу бәхетенә ирешә. Яңа дуслар да табыла, чын-чынлап гөрләп торган студент тормышы башлана. Укуда һич кенә дә сынатмый, өченче курсны да матур гына башлый ул. Авылын сагынса, тиз генә  Күшәренә кайтып килә, чөнки авыл Казаннан әллә ни ерак түгел. Укулар башлану белән бер рәттән,  авылда да кызу урак өсте башлана. Рүзия апа елдагыча Ташкент якларыннан булган иптәш кызын ияртеп (иптәш кызының бу якларда туганнары булмый), авылының гүзәллеген күрергә, әти-әнисе һәм ике энесе янына бәрәңге алырга кайта.
1980 елның 7 октябре бик матур көзге иртә булып исендә кала Рүзия апаның. Иртәсе генә хәерле була шул. Берничә сәгатьтән соң октябрьнен сары яфраклары аның күңеленә гомерлек сары сагыш булып урнашалар.
Ул вакытта очраклы машиналарга утырып йөрү гадәти хәл, ике дус көлешә-көлешә  күчтәнәч тулы букчаларын күтәреп, юлга кузгалалар. Авыл башында туктап торган йөк машинасына кешеләр төялгәнен күреп, шунда ашыгалар. Йөк машинасының хуҗасы яшь егет Күңгәрдән туганнарын утыртып, Арчада тугыздагы   электричкага өлгертәсе икән.Ул туганнарын җыйганчы, ике бортын юан бау белән тарттырган машинага халык менеп тә баса. Шофёр белән  37 кеше җыела. Егет машинасына кемнәр утырганлыгын да карап тормый, ияләшелгән юл, күнегелгән гадәт – кабинага утыра да рульне Арча ягына бора.
Арча тавына күтәрелгәндә сәгать уклары 9 туларга 15 минут була, инде бик ерактан поезд тавышлары да ишетелгәндәй тоела. Ләкин... поездга өл­гергәннәренә сөенешкән халык бер мизгел эчендә машина астында кала. Ни булганын беркем дә аңламый, машина таудан әйләнеп каплана...
Рүзия апа ни өчендер күз­ләрен йома. Керфекләрен кү­тәреп, башын борып тирә-якка күз ташлый. Кемдер җирдә утырган көе елый, кемдер кулын тотып сыгылып тора, кемдер ята. Әкренәйтелгән кадр­лар караган сыман, томанлы караш аша кыз кешеләрнең йөгерешкәннәрен чамалый. Аяклары хәрәкәтләнмәүләрен төшенгәч,  иң беренче башына килгән уе: “Миңа кузгалырга ярамый, умырткалыгым сынган, операция  булачак”. Аннары кызны аякларына бас­тырмакчы булалар. “Рүзия, әйдә, хет утырып кара”, – ди аңа хәвефтән исән-сау котылган дусты. Имгәнгәндә кузгалырга ярамаганлыгын медицина училищесында ятлап бетергән кыз үзенә якын килмәүләрен үтенә.
«Ашыгыч ярдәм» машинасы белән аны башта Арча хастаханәсенә китерәләр, аннары Казанга ук алып китәләр.Фаҗига булып 14 сәгать вакыт үткәч кенә операция ясыйлар. Рүзия апаның умырткалык сөяге сынып, арка миенә кыйпылчыклары кадалган була.  Кеше организмының иң серле өлеше – ми. Әле хәзер дә атак­лы кешеләрне, спортчыларны имгәнгәннән соң хәрәкәтсез калдырган очраклар күп. Медицина бик алга китсә дә...
Операцияләр кичереп хә­рәкәтсез калган Рүзия апа: “6 айдан аякка басам, курсташларымнан артта калам икән, ярар... башкалар белән укырмын инде...” дип хыяллана.
Башта ул өч елдан йөреп китәрмен дип өметләнә, аннары биш, алты... Янында якыннары: әти-әнисе, энекәшләре ут йотып бөтереләләр. Йокысыз  төннәр, ямансу көннәр, айлар, еллар бер-бер артлы тезелеп үтәләр. Ә өмет чаткыларын вакыт җиле өреп сүндерә бара. Төрле шифаханәләрдә төрле дәвалар ала Рүзия апа, ләкин ике аягы да хәрәкәтләнмәс булып калалар. Култык таяклары белән дә йөри алмый ул, коляскага ияләшергә туры килә.
Рүзия апа һич төшенкелеккә бирелеп ятмый. Кулына каләмен алып күңел сәй­лән­нәрен тезә. Аның күп кенә шигырьләре инде көйләргә салып көйләнә.
Ике китабы дөнья күрде: “Тырысым тулы җиләк”, “Күңел җырым дәва“. “Күңел чыңы” Әтнә төбәге язучыларының әсәрләреннән торган җыентыкта да Рүзия апаның шигырьләре бар. Илхамының тукталып торган чагы булса, каләмне инәләр алыштыра. Тегә, чигә, калфак­лар ясый, бисерләр белән матурлык тудыра, кәрзиннәр үрә, әле тагын яңа матурлык тудырырга өйрәнгән Рүзия апа, төнге утлар ясый.  Ул өлкәннәрне хөрмәт итә, кечеләрне киңәшләреннән ташламый. Нинди вакытта килеп керсәң дә елмаюлы, серле карашы белән каршы ала. Ярдәм сорасаң булдыра алганча ярдәм итә. Гаиләсендә ул олы ихтирамга лаек апа, авылыбыз халкы да аны хөрмәт итә. Күңел төшенкелегенә бирелми, яшәүдән ямь табып яшәгән авылдашым: Камаева Рүзия белән мин   бик горурланам.
Альбина Халикова,                       Күшәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев