Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кешенең гел соңга калып йөрүнең сәбәбе нидә?

Белгеч фикеренчә, гел соңга кала торган кеше үзенә бик югары бәя бирә яки үз-үзенә ышанмый, депрессив халәттә булуы да мөмкин.

Табиб-психотерапевт, Мәскәү Психоанализ институтында психотерапия кафедрасы доценты Владимир Файнзильберг кешенең даими рәвештә соңга калып йөрүенең сәбәпләрен RT сайтына интервьюда әйткән.

Аның сүзләренчә, гел соңга кала торган кеше, кагыйдә буларак, үзенең шәхесен артык югары бәяли, очраша торган кешеләрен исә киресенчә түбән бәяли. Үз-үзенә ышанмый торган кешеләр дә соңга калып йөри.


«Алар шикләнә — аларның эчендә мотивлар көрәшә, алар барырга микән дип икеләнә. Әйтәсе килгән әйбергә ышанып бетмиләр», — ди Файнзильберг.

Шулай ук депрессив һәм субдепрессив кешеләр дә соңга калып йөри. Алар бар хәрәкәтләрен дә акрынайтылган режимда башкара, бу депрессия нәтиҗәсе була. «Шулай итеп алар урынга барып җитү вакытын саный алмый, алар вакытында җыена алмый, нәтиҗәдә соңга калалар», — ди табиб.

Белгеч сүзләренчә, кеше даими рәвештә эшкә соңга калса, бу канәгатьсезлек, эчке яну хисе, менеджер синдромы да булуы ихтимал. Бу очракта эшчәнлек өлкәсен алмаштыру хәерле.

Һәр аерым очракны аерым тикшерергә кирәк, ди белгеч. Файнзильберг көн белән төн, эш белән ял режимын нормага китерергә киңәш итә, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/08-02-2021/keshene-gel-so-ga-kalyp-y-r-ne-s-b-be-nid-5804452

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев