Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халык контроле

Май аен «Чүп-чар ае» дип атасаң да дөрес булыр, мөгаен.

Чөнки, «Халык контроле”ндә чүп-чар белән бәйле 5 мөрәҗәгать теркәлгән. Әтнәдән генә дә түгел, авыллардан язучылар да бар. Шөкер, машиналары төзәлдеме, капка төпләре чистарып калды – чүп-чарны юк иттеләр. Шул сәбәпле “Халык контроле”ндә дә чүпчар белән бәйле барлык мөрәҗәгатьләр буенча да – “Заявка решена”.

Ә июнь башындагы мөрәҗәгать башка типта, әлегә ул “В работе” процессында. Күәм авылыннан янгын гидранты капкачын булдырып, ябып куюны сорыйлар. Шунда ук, капкачның чокырга кеше яки хайван, малтуар төшмәсен, кирәкмәгән предметлар эләкмәсен өчен кирәк булуын искәртәләр. Әлегә мәсьәлә муниципаль районның башкарма комитеты тарафыннан контрольгә алынган. Якын арада уңай хәл ителер дип өметләник.

Ә биредә контроль хужалыкның су белән тәэмин итү һәм канализациянең системаларын, корылмаларын техник экплуатацияләү кагыйдәләре нигезендә, янгын гидрантларының 6 айдан да соңга калмыйча күзәтелергә тиешлеге ассызыкланган. Бу гына да түгел, урамда уйнарга яратучы бала-чаганың да шушы «капкын»га эләгүе мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев