Әтнә таңы

"Хатлар йорты" Рамазанга мөселман открыткаларының беренче сериясен чыгарды

«Хатлар йорты» берләшмәсе беренче тапкыр изге Рамазан аена багышланган мөселман открыткалары сериясен чыгарды.

«Хатлар йорты» берләшмәсе Рамазан аена багышланган открыткалар сериясе әзерләде.

«Мөселман сериясе генә ясауны максат итеп куймадык. Аны татар колоритлы итеп эшләргә теләдек. Ислам — дөнья дине ул, татарларда исә ул милли атмосфера белән берләшеп, кабатланмас яңгыраш таба, аны визуаль детальләрдә күрсәтеп була», — диләр оештыручылар.

Реклама

Рәсемнәрне Сарман районыннан Алия Йосыпова ясаган. Җыелмада сигез открытка бар. Аларны республиканың мөселман брендлары белән бергәләп ясаганнар. Бу «Тантана» банкет залы, «Гүзәлем» яулыклары, алып баручы Марсель Әхмәдуллин, «Камали» косметикасы, «Эмиз» эликсиры.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/23-04-2021/hatlar-yorty-ramazan-aena-bagyshlangan-otkrytkalar-chygardy-5820843

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: