Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хатынын үтердем дип, үз-үзенә кул салган...

Татарстанның Кукмара районы авылларының берсендә яшәүче 61 яшьлек ир, хатынын үтерергә омтылганнан соң, үз-үзенә кул салган.

Тикшерү фаразы буенча, 20 октябрьдә ир, хатынын көнләп, җәнҗал куптара. Ызгыш вакытында ул, электр чыбыгын эләктереп алып, хатынын буа. Аннары, үтердем дип уйлап, кызларына шалтырата. Ул аңа хәлне аңлатып бирә һәм үз-үзен үтерергә теләвен әйтә...

Полиция хезмәткәрләре аның җансыз гәүдәсен абзарда тапкан, ә хатынны коткарып кала алганнар. Хәзер аның гомеренә берни дә янамый.

Әлеге факт буенча «кеше үтерергә омтылу» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Hatinin-terdem-dip--z-zen-kul-salgan-526954/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев