Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хәбәрләр күп булды

Июль ае – Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләрендә Әтнә хәбәрләре өчен дә бик бай ай булды.

Иң мөһиме – ул хә бәр-ләрнең берсе “Запланировано” стадиясендә, икесе – “В работе”. 13 июль көнне Әйшияз авылыннан кергән
хәбәрдә ясалма тигезсезлек – “лежачий полицейский” булдыруны сорыйлар.

“Авылда җәяүлеләр өчен тротуар каралмаган, нәтиҗәдә халык ав-тотранспортның асфальт юлыннан йөри. Яшь балалар да шунда ук уйныйлар. Кызганычка каршы, биредә
машиналар зур тизлектә йөриләр. Шуңа күрә юлның кайбер урыннарында ясалма тигезсезлек булдыру кирәк. Югыйсә, юл - транспорт һәлакәте булуы мөмкин. Аеруча, авылга керү юлы куркыныч, чөнки, анда юл борылышы”, – дип яза Булат Г. Әлеге мәгълүмат ГКУ “Главтатдортранс” оешмасына барып ирешкән. Шөкер, бу эш планлаштырылган. Димәк, озакламыйча булыр да дип өметләник.

18 июль һәм 20 июль көннәрне Күәм авылыннан Г.З. ике хәбәр җибәргән: беренчедән, урам утының ва кытында янмавыннан, икенчедән, авыл эчендәге ясалма тигезсезлекләрнең тиешле нәтиҗәсе булмауга зарлана. “Ул җитәрлек дәрәҗәдә булмады, Ленин урамында аларны өстәмә урнаштырырга кирәк, чөнки юл киселешеннән соң ук машинаны бик каты “куалар”, - дип зарлана ул. Әлеге ике хәбәр дә тиешле органнарга җибәрелгән. Нәтиҗәсе уңай булыр дигән өметтә калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев