Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хезмәт кенәгәсе: кәгазь яки электрон вариантмы?

Ел ахырына кадәр һәр эшләүче шушы ике вариантның берсен сайлап алырга тиеш

– Халык телендә Электрон хезмәт кенәгәсе дип йөртелүче яңалык турында әйтеп үтегез әле?
– Бу яңалык, чынлыкта 439нчы номерлы “Хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар формалаштыру хакында Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү” дигән Закон. Ул 2019нчы елның 16 декабрендә гамәлгә кергәч, еш ишетелә башлады. Һәр өлкәдә цифрлашу, электрон хезмәтләр өстенлек алып барган чорда, бу да яңалыкка таба бер адым. Ә 2020 ел әлеге “Электрон хезмәт кенәгәсе”нә күчеш елы булды. Моның буенча эш ел башында ук һәр оешманың бухгалтеры һәм кадрлар бүлеге хезмәткәре белән очрашып, семинарлар үткәрү рәвешендә башланып китте. Бу яңалык белән 31 октябрьгә кадәр һәр эш бирүче үзенең хезмәткәрен язмача рәвештә таныштырып чыгарга тиеш иде. Ә хезмәткәрләр үз чиратында 31 декабрьгә кадәр үзләренең хезмәт кенәгәләрен нинди формада (кәгазь яки электрон варианттамы) алып баруын сайлап, язмача белдерергә тиешләр. Кайсы вариантны сайлау һәркемнең үз карары, монда ниндидер басым ясау­лар ярамый. Ә эш бирүчеләр бу мәгълүматларны Пенсия фондына махсус программа аша тапшырып барырга тиешләр. Моннан тыш, хезмәт мөнәсәбәтләрендә ниндидер үзгәрешләр булган очракта, кеше эшкә урнашса, яисә эштән киткән очракта, эш бирүченең бер көн эчендә Пенсия фондына отчет биреп баруы шарт. Бу бик мөһим. Чөнки күп кенә социаль түләүләр, пенсия, ташламалар һәм субсидияләр түләгәндә оешмалар шушы мәгълүматлардан файдалана. Бу мәгълүматларны вакытында тапшырып бару мәҗбүри, югыйсә, административ штрафлар каралган.
– Бүгенге көндә безнең районда бу эш ничек бара?
– Әтнә районында барлык оешмалар да бу эшкә җаваплы карадылар. Бигрәк тә хезмәткәрләре күп булган оешмалар яхшы эшләделәр. Шулай да эшне яхшыртырга кирәк булган берничә оешма бар әле. Рес­публика буенча алсак, чагыштырмача, без алдынгы урында – 80 % мәгълүматлар керде инде. Ләкин кайбер районнар 90 % эшләгәнен исәпкә алсак, безнең саннар тыйнаграк дигән сүз.
– Бу өлкәдә 2021 елда нинди яңалыклар көтелә?
– Электрон хезмәтләр елдан-ел арта барачак. 2020 елда кәгазь вариантны сайлаган очракта, хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар кәгазь һәм электрон вариантта алып барылачак. Электрон вариантны сайлаучыларныкы исә, бары электрон вариантта гына була. Хезмәткәрнең кәгазь хезмәт кенәгәсенә электрон вариантка күчүе турында язылып, хуҗасына тапшырыла һәм ул аны үзендә саклый. Тик 2020 елга кадәр булган мәгълүматлар электрон вариантка күчерелми, ә пенсиягә чыкканда алдагы еллар кәгазь хезмәт кенәгәсе нигезендэ исәпләнәчәк. Ә инде 2021 елдан яңа эшкә урнашкан кешегә бары электрон хезмәт кенәгәсе генә ачылачак.
– Электрон хезмәт кенәгәсенең өстенлекләре бармы?
– Өстенлеге бар, әлбәттә. Электрон вариантны сайлаучылар кәгазь хезмәт кенәгәсенең күчермәсен алып йөрмәячәк. Аны һәркем үзенең шәхси кабинетыннан карап бара ала, шулай ук Пенсия фондыннан, күпфункцияле үзәктән (МФЦ) сората ала. Бу очракта барлык эшләгән урыннар да күренәчәк. Ә үзе эшләгән оешмадан алган очракта, шушы оешманың мәгълүматларын гына күрә ала.
– Электрон хезмәт кенәгәсе буенча кемгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин?
– Бу сорау буенча 2-10-78 телефоны аша шалтыратырга, шулай ук Пенсия фондының клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегенә килергә мөмкин. Ләкин пандемия чорында, алдан язылып килү шарт. Без һәрвакыт аңлатырга, ярдәм итәргә әзер. Оешмалар, эш бирүчеләр белән уртак тел табып, аңлашып эшләгәндә генә зур нәтиҗәләргә ирешеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев