Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хезмәт министрлыгы: Татарстанда һәр эшсезгә өч вакансия туры килә

Хәзер республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 19,7 мең эшсез кеше исәпләнә.

Атна эчендә Татарстанда эшсезләр саны 334 кешегә кимегән.

Хәзер республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 19,7 мең эшсез кеше исәпләнә. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республика халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан игълан ителгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 56,6 мең вакансиягә туры килә. Бер атна эчендә эш бирүчеләр 4 мең яңа вакантлы эш урыннары тәкъдим итте», — диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, бер атна эчендә Татарстанның биш моношәһәрендә — Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск һәм Кама Аланында эшсезләр саны кимегән. Чистайда эш эзләүчеләр сыйфатында мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә исәптә торучы кешеләр саны арту күзәтелә. Яшел Үзәндә җиде көн эчендә хезмәт базарындагы хәл үзгәрмәде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/08-07-2021/hezm-t-ministrlygy-tatarstanda-r-eshsezg-ch-vakansiya-tury-kil-5829526

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев