Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хезмәткәрнең хезмәтне саклауга хокуклары турында

Дәүләт хезмәткәрләргә аларның хезмәтне саклау таләпләренә һәм илдәге килеп туган вәзгыятькә туры килә торган шартларда хезмәткә хокукларын яклауны федераль законнар, хезмәт законнары таләпләре нигезендә гарантияли.

Хезмәт килешүендә каралган шартлар хезмәтне саклау таләпләренә туры килергә тиеш. Эш туктатылган очракта, әгәр ул хезмәткәр гаебе белән булмаса, эш урыны (вазыйфасы) һәм уртача хезмәт хакы саклана. Шулай ук бу чорда хезмәткәр ризалыгы белән эш бирүче аны башка эшкә дә күчерергә мөмкин, әмма хезмәт хакы элеккесенең уртача хакыннан ким булмаска тиеш.

Әгәр хезмәткәр куркыныч туганда эшне башкарудан баш тарта икән, эш бирүче мондый куркынычны бетерү чорында хезмәткәргә башка эш бирергә тиеш. Әгәр башка эш бирү мөмкин булмаса, гади хезмәткәрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч шартларны бетергәнчегә кадәр эш бирүче тарафыннан Россия Федерациясе законнары нигезендә түләнә.

Хезмәт законнары буенча эш бирүче хезмәткәрне шәхси һәм коллектив яклау чаралары белән тәэмин итәргә тиеш, ә бу таләпләрне үтәмәгән очракта, эш бирүче хезмәткәрдән бурычларын үтәүне таләп итәргә хокуклы түгел һәм шул сәбәпле килеп туган эшләмәгән чор өчен түләргә тиеш.

Үз тормышы өчен куркыныч янаган очракта хезмәткәр эшләрне башкарудан баш тартса дисциплинар җаваплылыкка тартылмый.

Хезмәтне саклау таләпләренә туры ки лә торган шартларда хез - мәткәрләрнең хезмәткә хокуклары һәм гарантияләре Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 219 һәм 220 маддәләрендә бәян ителгән.

Әтнә районы прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев