Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хезмәттәшебез Раилә Минибаевадан самса рецепты

Кирәк була: Су, он, сыер мае, йомырка, тоз, борыч һәм зира орлыгы.


Камыр ясыйбыз: Кайнап суытылган су белән онны катнаштырабыз. Камыр кулга ябышмый башлаганчы басабыз. Камырны 4 кисәккә бүлеп җәябез. Сыер маен эретеп җәемнәрне майлыйбыз һәм аларны берсе өстенә берсен салабыз да рулет итеп төрәбез. Рулетны 2-3 сантиметр калынлыктагы кисәкләргә бүлеп 10-15 минутка суыткычка куеп торабыз. Шул арада эчлек ясыйбыз. Аның өчен суганны ваклап, үзегез теләгән итне шакмаклап турыйбыз. Зира, тоз, кара борыч кушып барысын бергә болгатабыз да камырны суыткычтан алып самасалар ясый бышлыйбыз. Аның өчен камырны бик юка итмичә җәябез һәм очпочмак­лар ясап, майланган табага бөккән ягы белән тезәбез. Өстен йомырка сарысы белән сылыйбыз, кунжут орлыгы сибәбез. Кайнар духовкада 40-45 минут пешереп алабыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев