Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хөкүмәткә пенсияләрне оператив рәвештә арттырырга хокук бирә торган закон хупланды

Министрлар Кабинетының 2022 елга вәкаләтләре киңәйтелә.

РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы бүген Россия Федерациясе хөкүмәтенә пенсиягә өстәмә түләүләрне оператив рәвештә арттыру һәм аны индексацияләүгә хокук бирү турында закон проектын кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Министрлар Кабинеты тарафыннан кертелгән документ аңа «Дәүләт социаль ярдәме турында»гы закон нигезендә билгеләнгән пенсиягә социаль өстәмәләр күләмен билгеләү турында карар кабул итү хокукын бирә.

Моннан тыш, Хөкүмәт хәзер социаль пенсияләрне өстәмә индексацияләү, бердәм пенсия коэффициенты бәясен арттыру һәм иминият пенсиясенә билгеләнгән түләү күләмен индексацияләү турында карар кабул итә ала.

Шулай ук кабинетның 2022 елга вәкаләтләре киңәйтелә. Аерым алганда, Хөкүмәт минималь хезмәт хакы күләмен исәпләү һәм билгеләү үзенчәлекләрен билгели алачак. Сүз шулай ук яшәү минимумы күләме турында да бара. Ул бер кешегә һәм төп социаль-демографик төркемнәргә карата исәпләнә. Бу пенсияләргә федераль социаль өстәмәләр күләмен билгеләү өчен дә кирәк.

Канун эшли башлагач, хөкүмәт агымдагы ел дәвамында дәүләт тарафыннан халыкка социаль ярдәм күрсәтү һәм социаль яклау күрсәтү, шулай ук алар кысаларында аерым категория гражданнар өчен социаль хезмәтләр һәм түләүләр күрсәтү өлкәсендә хокукый җайга салу үзенчәлекләрен билгели алачак.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/business/04-03-2022/h-k-m-tk-pensiyal-rne-operativ-r-vesht-arttyryrga-hokuk-bir-torgan-zakon-huplandy-5850659

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев