Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ХУҖА БАЙНЫ НИЧЕК АЛДАГАН

tazbash.ru дан алынды

Беркөнне Хуҗа Насретдин күршесендәге байга таба сорарга кергән.
– Бай әфәнде, син миңа бер өч көнгә файдаланып тору өчен таба биреп торчы, –  дигән.
– Вакытында кертсәң, алырсың, –  дигән бай.
Өч көн узгач,  бай Хуҗага табасын сорап кергән.  Хуҗа байның зур табасы эченә бер кечкенә генә таба салып биргән. Бай Хуҗага:
– Йә Хуҗа, мин сиңа бер генә таба биргән идем, ә син миңа ике таба бирәсең, ни өчен алай? – дип сораган.
Хуҗа бер дә аптырамыйча, елмаеп кына:
– Бай әфәнде, син аңа бер дә аптырама, синең табаң буаз булган икән, миңа килгәч тә балалады, –  дигән.
Бай ике табаны да алып кайтып киткән. Берничә көннән соң, Хуҗа байга тагын кергән дә бу юлы зур казан сораган. Бай, өч көн файдаланып торырга дип, зур казанын биреп чыгарган.
Өч көн узгач, бай казанын сорап Хуҗага килгән.
Хуҗа инде бу юлы:
– Бай әфәнде, бик зур кайгы, казаның үлде бит, бик картайган булса кирәк, –  дигән.
Бай бик ачуланып: «һи надан, казанның үлгәнен кайда күргәнең бар?!» – дип кычкырына башлагач, Хуҗа: «һай ахмак, табаның балалавына ышангач, казанның үлүенә дә ышан инде»,  – дигән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев