Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хыяллар тормышка ашты

Болай дип әйтү дә дөрес буладыр, җәмгать.

Хәзер район үзәгенә еш барыла. Кибетләргә, башка кирәк ярак килеп чыкса да барып торабыз Олы Әтнәгә. Без инде ерак авыллардан килгәч, иң беренче бәдрәф эзли башлыйбыз.

Чәйханә артында агач бәдрәф бар иде, ул бик ташландык хәлдә иде. Дөресрәге бик күп еллар чистартылмады ул. Ниһаять, бүген район үзәге Олы Әтнә авылына килгәч, яңа бәдрәфне күреп шатландым. Үзе чиста, ишекләре ябыла, бикләнә. Бик шәп булган бит бу, җәмәгать.

Хәер, мин генә түгел, шатланган кешеләр күп булгандыр. Әлеге борчыган мәсьәлә турында «Әтнә таңы» газетасы битләрендә дә берничә язма басылып чыкты. Күптән түгел генә, Олы Мәңгәр авылыннан Рәүфҗан абый Закиров та «Тәнкыйть кәнфит түгел» дигән язмасында әлеге мәсьәләне дә кузгалткан иде.

Күпләрне борчыган мәсьәләнең уңай чишелешенә әле дә күңел ышанып бетми. Әмма чынбарлык бар. Рәхмәт халык гозерен ишеткән җитәкчеләребезгә, бу мәсьәләгә битараф калмаган «Әтнә таңы» газетасына. Киләчәктә дә шулай бергәбергә эшләргә язсын, дигән теләктә калам.

Елларыбыз тыныч булсын иде. Һәркемгә сәламәт булып эшләргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Президентка рэхмэт хаты язырга кирэк!!!!!