"Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды
Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы , 15 май Гаилә көне уңаеннан һәм милли туй гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен пропагандалау максатыннан китапханәбезнең уку залында туй йолалары һәм гореф гадәтләренә багышланган " "Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды.
Чарада катнашучылар – яшь, урта һәм өлкән буын укучыларыбыз татар һәм башка милләтнең милли туй гореф гадәтләре : кыз ярәшү, никах, килен төшерү, су юлын күрсәтү кебек матур йолалары , аның белән бәйле юрамалар, ышанулар турында сөйләштеләр, өлкән буын үзләренең яшьлек истәлекләре белән уртаклаштылар, кичәне карарга килгән яшь буын укучыларга гореф гадәтләрне саклау буенча үзләренең киңәшәрен бирделәр, үгет–нәсихәтләрен җиткерделәр. Кичәдә үзешчән сәнгать осталары башкаруында җырлар яңгырады, алып баручы тарафыннан туй гореф гадәтләре чагылдырылган татарча матур әдәбияттан өзекләр укылды.
Чара барышында "Килен төшә бүген авылга... " китап күргәзмәсе, 2003 елдан 1946 елга кадәр булган туй күлмәкләреннән торган „Әниемнең туй күлмәге" күргәзмәләре белән таныштылар.
Китапханәбез уздырган кичәләрдә актив катнашучыларның берсе– укучыбыз Зилә Шәфигуллина да әлеге чараның шаһиты булды. Аның кичә барышын төшергән видео язмаларыннан бер өзекне сезгә дә тәкъдим итәбез. Карап узыгыз .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев