Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Киләсе ел уңышы нигезе

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, күмәк хуҗалыкларда киләсе ел уңышына ашлама туплау дәвам итә.

24 ноябрьгә район буенча уртача бер гектар җиргә 20 килограмм тәэсир итүче матдә күләмендә тупланды. Әйтүләренчә, ул 70 килограмм тирәсе булырга тиеш.
Беренче багана – күмәк ху­җалыклар, икенче – 24 ноябрьгә тупланган ашлама – 1 гектарга тәэсир итүче мат­дә күләме (килограммнар­да)
Дусым                   8,2
Ф. Галиев исем.     41
Күшәр                   13,3
Ленин                    18,3
Мәңгәр                  24,8
Таң                        34,8
Шахтер                  20,1
Уңыш                    8,6
Тукай                     15,3
Район буенча        19,6

Сөт акча чыганагы
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, 25 ноябрь көненә күмәк хуҗалыкларның көнлек тулай савымы 272 тоннага якын булды.
Узган елгы белән чагыштырсак, 35236 килограммга күбрәк бу. Кассага акча керә торганын – зачеттан сату өлешен исәпләсәк, ул тагын да күбрәк. Район буенча 281252 килограмм тәшкил итә, былтыргыдан 42660 килограммга күбрәк. Әле моңа шәхси хуҗалыклар сатканны да өстәсәк, бу көнне зачет исәбеннән сату 300 тоннаны узып китә. Биредә 40 тоннадан артык, хәтта 50 тоннага якын сөт саткан “Таң”, “Ленин”, “Шахтер” күмәк хуҗалыкларын телгә алу урынлы булыр. “Тукай”ны да шушы ук төркемгә кертергә була, зачет сөте 40 тоннага, кем әйтмешли, бер стакан чамасы гына җитеп бетми. Ә бер сыердан сауган тәүлеклек савым һәм тулай савым нәтиҗәләрен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган сводкада күрә аласыз.
Беренче багана – күмәк хуҗалыклар, икенче – бер сыердан түлеклек уртача савым, өченче – 25 ноябрь көнне көнлек тулай савым (килограм­мнарда)
Таң                33,62        47065
Шахтер          32,33        42025
Мәңгәр          29,87        26880
Ленин            29,85        37313
Ф.Галиев       29,13        15150
Тукай            28,23        39100
Күшәр          27,01        29709
Уңыш           26,57        19131
Дусым          24,68        14808
Районда       29,56        271181

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X