Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Китапханәчеләр уңышы

“Иҗади кешеләр” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында

Мәдәният министрлыгының “Авыл территориясендә урнашкан иң яхшы мәдәният учереждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре” бәйгесендә быел да катнашып, Әтнә үзәк балалар китапханәсе “Иң яхшы мәдәният учереждениесе” номинациясендә 100 меңлек грантка ия булды.

Ә Кышлау авылы китапханәчесе Диләрә Мөхәммәтова “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре” номинациясендә җиңү яулап, 50 меңлек грант отты. Шунысы игътибарга лаек, әлеге бәйге игълан ителгәннән бирле, җиде китапханә -100, 5 китапханәче – 50 шәр меңлек грант откан. Әлеге акчалар китапханәләрнең материаль – техник базасын ныгыту өчен тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Котлыйм,Дилэрэ сенлем!!! Кышлаулар бик тэ тырыш алар.Мин 1954-1957 елларда Кылаудан Дамир Гарипов,Нурия хэм Фэрдия белэн укыдым.Алар Кышлау-Этнэнен 12 чакырымын душэмбе иртэн 3тэн торып килеп атна буе буе общагада чуенда ашарга пешереп бтк тырышып укыдылар.