Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәкре каен тураймас

Мошенникларны әйтәм әле? Оят та юк, намус та. Ничек мөмкин – шулай таларга, кәкре каенга терәтеп калдырырга тырышалар.

Әле бер танышым сөйләп тора. Интернет аша бик матур костюмнар күрдем, ди. Хатын-кызныкы шул инде, үгезгә кызыл яулык күрсәткән шикелле, чүпрәк күрсә – күзе алара. Бөтенесе дә дип әйтмим, әмма андыйлар бар. Теге танышым да бәяләрен күреп, заказ бирергә уйлаган бит. Бәя арзан, костюм матур - тагын ни кирәк? Кыйммәт бәядә булганнар, бер генә көн ташлама белән сатыла, имеш. Заказ алучы белән кире элемтә булмавы да туктатмаган аны. Заказ биргәндә, телефон аша аралашу барышында ят тавышлар – ир-ат, бала-чага тавышлары ишетелү генә бераз айнытып җибәргәндәй булган. Шик туса, иң беренче чиратта телефонга ябышабыз, бит. Танышым да “дизайнер костюмнары”ның фирмасы исеме белән язып кергән. Ә тегендә... Ничә кеше алданган, барысы да язма калдырган. Чөнки мондый бәядә костюм тәкъдим итүчеләр чыпчын мошенниклар икән. Ничек эшлиләр соң? Иң беренче чиратта, бу әйберләрне бары тик почтага килгәч кенә түләп алып була.

Посылканы акча түләмичә ачарга ярамый. Аңа шулай дип язып та куелган – “Возврату не подлежит”. Мошенникларның төп фишкасы да әнә шул.

Сиңа әллә ничә төрле телефоннан чыга ала алар, ә син аларга – юк. Почтага килеп, заказ бәясен түлисең, посылкаңны аласың – һәм... Ниләр генә тапмаган анда заказ бирүчеләр?!

 Буш пластмасс шешә белән таш кисәгеннән алып, Кытай чүпчарына кадәр. Әмма заказ биргән теге товарны гына түгел.

Акча түләнгән, посылка тапшырылган – мошенниклардан да җилләр искән.

Танышыма да посылка килеп төшкән. Әмма ул аны алмаган. Чөнки белә – посылка эчендә теге костюмның эзе дә юк. Посылканы кире җибәрергә кушкан. Тик мошенниклар гына һаман тынычланмый икән. Көнгә әллә ничә мәртәбә “отдел доставки”дан шалтыраталар, ди. Танышым бу “отдел”ның нәрсә икәнен белә шул инде. Инде хәзер “товарны алмаган өчен җаваплылыкка тартабыз” дип, хәбәрләр җибәреп яталар. Вәт эшсез кешеләр, ә? Акча өчен ни генә уйлап чыгармыйлар.

Менә шундый хәлләр. Интернет кибетләр аша заказ биргәндә, иң беренче товарны кире кайтару мөмкинлеге булуга игътибар итегез.

Танылган интернет кибетләр товарны алгач, киеп карау мөмкинлеге бирә – шул хакта онытмагыз. Димәк, кире кайтарып та була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев