Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күлле-Киме авылында "кич" утырдылар

Татар хатын-кызлары элек-электән кул эшләренә бик оста булганнар.

Кышкы озын кичләрдә кич утырганнар. Кызлар киндер, чүпләмле сөлге сукканнар, намазлыклар, ашъяулыклар, кулъяулыклар, мендәр тышлары, алъяпкычлар чиккәннәр. Оекбашлар, бияләйләр бәйләгәннәр. Андый кич утырулар юк инде ул хәзер. Бергә җыелып нәрсәдер башкару да бетеп бара кебек.

Күлле-Киме авылында "Эх күңелле кичләре..." дип исемләнгән кич утыру йоласы булып узды. Үткәннәрне искә алып, яңартып кич утырдылар. Фарис абый матур итеп гармунда уйнады. Авыл халкы кушылып җырлар жырладылар, йөзек салыш уйнадылар, мәзәкләр сөйләделәр. 

Бик матур, күңелле кичә узды Күлле-Киме авылында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев