Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күлле Киме мәктәбендә әдәби-музыкаль кичә узды

Сибгат Хәкимнең тууына 110 ел тулу уңаеннан Күлле Киме мәктәбендә укучылар һәм укытучылар катнашында әдәби- музыкаль кичә үткәрелде.

Сибгат "Хәким - авылдаш шагыйребез" темасына музей җитәкчесе Хәкимуллина Гөлсинә сөйләде, иҗатының бүген дә әһәмиятен югалтмаган моментларына тукталды. Истәлекләр белән Сабирова Саимә уртаклашты. Нәфис сүз осталары да, биючеләр дә, җырчылар да үз һөнәрләрен күрсәтте. Сибгат Хәким сүзләренә язылган җырлар һәркемнең күңеленә хуш килде. Хамидуллина И. В. "Күги" поэмасын сөйләде, марича җыр һәм бию башкарды. Организатор Гайнетдинова Г., татар теле укытучысы Хөсәенова Р. һәм завуч Нуриева Г. оештырган бу чара югары әзерлекле иде. Мәдәният хезмәткәрләре Сәләхова Ч. һәм Гиниятова А. җыр бүләк иттеләр. Сәгатьтән артык барган концерт бездә талантларның күп булуын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев