Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көнчыгыш галимнәре

Җәүдәт Мәгъсүмов, Олы Әтнә авылы

Император  Константин  ул  диннең  дәүләт  җитекчелеге  һәм  бай  кешеләр  өчен  файдалы  булуын  ачыклап, аны  дәүләт  дине  дип  карар  кабул  итә.  
Яңа  дин  изелгән  ярлыларга, колларга  теге  дөньяда  рәхәт  тормыш вәгъдә итә, шуңа ул динне җиңә алмыйлар. 529 елда  Византия императоры Юстиниан еретикларга сугыш игълан итә, Афина философлары мәктәбен куып тарата. Руханилар әмере буенча төрле фән  галимнәрен эзәрлекли, үтерә,  китапларын яндыра башлыйлар. Исән калган галимнәр  гарәпләр  басып  алган  илләргә , башлыча  Багдад  шәһәренә  качып  китәләр,  андагы  тел,  язуларны  өйрәнеп  үзләренең  фәнни  хезмәтләрен  гарәп  теленә  тәрҗемә  итәләр. Хәлиф  әл-Мамун  813-833 елларда  хәлифәлек  белән   Багдад  шәһәреннән идарә  итә,  аның  Хәрам  сараенда  алты  мең  кәнизәге  була,  ул  дөньяви  фәннәр  белән  дә  кызыксынып “Гакыйль  йорты” (Дом  мудрос­ти)  төзетә.  Анда шул  качып  килгән  һәм  башка  галимнәр  тәрҗемәләр,  фәннәр  белән  шөгыльләнәләр.
780-850 елларда  яшәгән  Мөхәммәд  ибн  Муса  әл-Хәрәзми шул  йортта  үзенең  “Әл–Җәбер  вә  әл-Мөгабилә”   дип  аталган  хезмәтен  яза. “Әл -Җәбер” (Восполнение) сүзе  соңрак  Европа  илләрендә  “Алгебра” дип атала башлый, ул  кулъязма  тарихта билгеле булган беренче алгебра китабы. Әл-Хәрәзми сүзе аның Урта  Азия кешесе икәнен күрсәтә, ул хезмәтләрендә беренче булып ноль санын куллана башлый. VII гасырда шул  яклардагы бик күп илләрне  гарәпләр һәм аларга буйсынган башка ил сугышчылары басып алалар. Һәр ун сугышчы белән мәүләләр (безнеңчә  әфәнделәр,  муллалар) идарә итәләр, сугышлар тәмамлангач мәүләләр ислам дине руханилары булып китәләр, белемлерәкләре әмәм (имам, алда торучы) да булалар. Мисырдагы мәшһүр  Александрия  шәһәре китапханәсе  безнең  эрага  кадәр  290 ел  элек  эшли  башлый,  анда  639-643  елларда  гарәпләр  ул илне  басып  алганда,  бәя  биреп  булмаслык  700  мең  чамасы кулъязмалар  сакланган. Башкаланы  басып  алгач  китапханә  эченә  кергән  сугышчылар андагы  кулъязмалар  турында хәрби башлыклары  хәлиф Гомәр I ибн  әл-Хаттабка әйтәләр, аларны  ни  эшләтергә  кирәклеген  сорыйлар. Хәлиф  аларга – “Әгәр  ул кулъязмаларда безнең  Коръәндә  булган  мәгълүматлар  язылган  булса,  безгә  аларның  кирәге  юк, чөнки  безнең  үз  китабыбыз бар, әгәр аларда Коръәндә  булмаганнары  язылган  булса,  безгә аларның  бөтенләй  кирәге юк”, – дип әйтә  һәм китапханәне яндырырга  боера... 858-929 елларда яшәгән Беттани исемле галим тригонометрия фәненә нигез сала.                                                                                                            Беттаниның  эшен  давам  итеп  Әбүл–Вафа тригонометриягә  косинус, тангенс, котангенс төшенчәләрен кертә. 1201-1274 елларда  яшәгән Насретдин Туси три­­го­но­­мет­рия фәне турында зур фәнни хезмәт яза.                                                                                                                                             1009 елда  вафат  булган  Ибн  Юныс  шул  фәнгә  үзгәртмә    кер­тә.
980-1037 елларда  яшәгән бөек  тадҗик  табибы,  философы,  физигы, шагыйре  Әбү  Гали Хөсәен ибн Габдулла  ибн  Сина  әл  Әфшани (Авиценна) 400 гарәп һәм 20 фарсы телендәге фәнни китап­лар авторы, аларның 250се безнең  заманга  килеп  җиткән. Аның  “Тыйб  әл–кануни” (Каноны врачебной  науки) китабы  буенча  төрле  халыклар, шул  исәптән  Европада  да  5  гасыр  дәверендә  дәваланганнар. И. Нютонныкы  дип  саналган инерция законы аның  хезмәтендә  бар. Әбүгалисина  математикага  унарлап  санау  системасын  кертү  өчен  зур  көч  куя,  Аристительнең  философиясенә  өстәмәләр  яза,  бик  күп  шәһәрләрдә  белемнәр  бәйгесендә  катнашып,  һәрвакыт  җиңеп  чыга,  шуна  аны  “Галимнәрнең  галиме” дип атаганнар.
1048-1123 елларда  яшәгән  таҗик-фарсы шагыйре,  табибы, философы, математигы,   астрономы Гыясетдин (2 – исеме Гомәр)  ибн  Ибраһим  әл – Хәййями (Омар  Хайам) 400ләп   шигырьләр (рөбәгыйлар)  авторы,  заманының  иң  көчле  математикларының  берсе,  ул  геометрик  юл  белән  чишкән  кублы  тигезләмәләрне Европада (Италиядә) ике гасыр  үткәч  кенә  чишәләр. И. Ньютон  керткән  дип  саналган  икебуын  формуласын  да алданрак  әл-Хәййями  кулланган. Ул  Исфахан  шәһәрендә  өстә  аталган Хөсәен ибн Габдулла  төзетә  башлаган  астрономик  обсерваторияне  төзетеп  бетерә  һәм  анда  19  ел  баш  астроном  булып  эшли, шул ук  Хөсәен ясап  калдырган  җайланмалар  белән  күк  йөзен  өйрәнгән. Аның   шигырьләрен  беренче  тапкыр  Англиядә  бастыралар. Галим  сәлҗүк  солтаны  заказы буенча төзегән “Мәлики”  еллык  календаре  хәзерге  без  яшәгән календарьга  караганда бер  ярым  тапкыр  төгәлрәк.
1048  елда  үлгән  Әбү  Рәйхан  әл-Бирүни  үзеннән  соң  150гә  якын  фәнни  хезмәтләр  калдырган, шуларның  30га  якыны  гына  безнең  заманга  килеп  җиткән. Җирнең  беренче  глобусын  ясаган, тригонометрия  таблицалары  төзегән,  фармокология, физика, география, тарих,  философия, әдәбият  буенча  хезмәтләр  язган.
1394-1449 елларда  яшәгән  Олугбәк (Мөхәммәд  Тарагай  ибн  Шаһрух  ибн  Тимер, русча  Улугбек)  мәшһүр  полководец  Тимерләнкнең (Аксак Тимернең) оныгы, ул  Сәмәрканд,  Бохара,  Гидуван  шәһәрләрендә мәдрәсәләр  төзеттерә.  Аларда  чакыртып  китергән  иң  белемле  математиклар  һәм  астрономнар  укыта. Сәмәрканд  шәһәрендә астрономик обсерватория төзетеп күзгә  күренгән  йолдызларның  төгәл  картасын  ясый, Азия,  Европа  астрономнары  аның  хезмәтләреннән  файдаланганнар.  Фанатик улы  тарафыннан  үтертелә. Аның  турында  төшерелгән “Звёзды  Улугбека»  кинофильмын элек  бик  күп  тапкыр  күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев