Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Комбайнчыларны акчалата бүләкләделәр

Республикабыз комбайнчылары акчалата бүләкләнде, араларында әтнәләр дә бар.

Август аенда Татарстанда “Иң яхшы комбайнчы-2021” исемле республика конкурсы игълан ителгән иде. Әлеге бәйге ел саен комбайнчы һөнәренең дәрәҗәсен үстерү, уңышны тиз һәм сыйфатлы итеп суктырып алу, шулай ук урып-җыю техникасы паркын эффектлы итеп куллану максатыннан үткәрелә.

Быел министрлыкның конкурс комиссиясе 235 җиңүчене билгеләде. Монда иң күп суктыручы һәм иң күп егучы күрсәткечләре искә алынды. Бу уңайдан комбайннар егәрлеккә бәйле рәвештә 4 төркемгә бүленде.

Ә бездә җиңүчелзәр булып түбәндәге комбайнчылар танылды.

“Ленин” күмәк хуҗалыгыннан Айдар Сабирҗанов, 1355 тонна ашлык суктырды.

“Ленин” күмәк хуҗалыгыннан Раил Галләмов 1343 тонна ашлык суктырып алды.

“Күшәр” күмәк хуҗалыгыннан Фәнүс Гарипов 1283,1 тонна ашлык суктырды.

“Күшәр” күмәк хуҗалыгыннан Фәрит Мөхәрләмов 1189 тонна ашлык суктырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев