Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Комыргуҗада "Кошлар көне"н зурлап уздырдылар

Комыргуҗа урта мәктәбендә "Ашыт" дәүләт заказнигы хезмәткәрләре катнашында "Кошлар көне" уздырдылар.

Район мәгариф бүлеге методисты Бадикова Гөлназ Шамил кызы  һәм шул мәктәпнең биология укытучылары Хөснетдинова Гөлнур Әхәт  кызы һәм Миннебаев Рафил Хөрмәтулла улы тарафыннан "Бөтендөнья Җир көне" үткәрелде. Җир көне (ингл. Earth Day) — кешеләрне Җирнең экологик  проблемаларына җәлеп итү өчен үткәрелгән чараларның уртак исеме.

Бәйрәмдә шулай ук Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт табигать сакланышы белгечләре Әхмәтжанов Рәшит Зиннур улы һәм Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы,  сыечык оялары ясау конкурсында авылдашыбыз  Нигъмәтуллин Альфир Рәфкать улы  катнашты.  

Бу чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме. Җир көне — яз көне үткәрелә торган бәйрәм. Бу көннәр аралыгында  Җир көненә багышлап күптөрле чаралар һәм акцияләр – конференцияләр, күргәзмәләр, территория җыешты¬рулар, агач утыртулар үткәрелә. Шул максаттан чыгып, мәктәптә дә  каникулга киткәндә укучыларга сыерчык оялары ясап килергә кушылган иде. Конкурста барлыгы 39 оя катнашты. Катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырдылар, "Ашыт" сакланышы белгечләре тарафыннан грамоталар  тапшырылды. 
Икенче этапта экологиягәгә багышланган викторина үткәрелде. 
Ике команда үзара көч сынашып, экологиягә багышланган сорауларга җавап бирделәр, биремнәр һәм мәсьәләләр чиштеләр.  Аларга шулай ук истәлек бүләкләре бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев