Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коронавирус авыруының 37 яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 37 яңа очрагы теркәлгән.

1 кеше авыруны читтә иярткән, 36 кеше аралашу юлы белән йоктырган.

«14 пациент хастаханәдә, 23 кеше өйдә дәвалана», — диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Казанда 13, Чаллыда 5, Азнакай районында 8, Мамадыш һәм Түбән Кама районнарында икешәр, Актаныш, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы һәм Минзәлә районнарында берәр кеше авыру йоктырган.

Бүгенге көндә республикада коронавирус авыруының барлыгы 19 385 очрагы ачыкланган.

Барлыгы 16 176 кеше дәваланып терелгән, шул исәптән узган тәүлектә 56 кеше терелгән.

129 764 кеше вакцина ясаткан (тәүлек эчендә үсеш — 2 821 кеше), аларның 87 768е икенче прививка алган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/30-03-2021/tatarstanda-koronavirus-avyruyny-37-ya-a-ochragy-achyklangan-5816114

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев