Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коронавирус белән бәйле чикләүләр кайчан бетәр?

Республика ведомствосында грипп һәм ОРВИ эпидемия сезоны тәмамлануын көтәргә булганнар.

 Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне эпидемия сезоны тәмамланганчы юкка чыгармаячак.

Бу якынча март ахырына кадәр булачак, диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

«Битлек режимы һәм хәзерге вакытта булган чикләүләр грипп һәм ОРВИ эпидемия сезоны ахырына кадәр сакланачак. Ул кайбер факторларга бәйле. Кайбер елларда без авыруларның артуын февраль ахырында да, март башында да күзәттек. Шуңа күрә вазгыятьне март ахырына кадәр күзәтәбез. Шуннан соң чикләүләрне бетерү турында уйларбыз», - дип искәртте Авдонина.

Ул хәзер инде күп кенә чикләүләрнең бетерелгәнлеген,бары тик социаль дистанцияне, битлек режимын һәм кайбер биналарның төннәрен эшләвен тыю таләпләрен генә үтәргә кирәклеген әйтте.

Авырулар темпының тизрәк кимүенә коронавирустан вакцинация ясау ярдәм итәчәк. Халыкның 60 процентында коронавируска каршы антитәнчекләр булганда гына инфекция белән идарә итү мөмкин дип санарга була, дип искәртте Авдонина.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда соңгы тәүлек эчендә  Covid-19 инфекциясенең 85очрагы ачыкланганлыгын хәбәр иткән иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/03-02-2021/rospotrebnadzor-mart-ahyryna-kad-r-koronavirus-chikl-l-ren-betererg-yenmyy-5803680

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев