Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коронавирус эпидемиясе язга бетәчәк

Анна Попова әйтүенчә, эпидемия бетү сроклары илдәге гражданнарның гамәлләренә бәйле.

Россиядә коронавирус эпидемиясе язга таба яки иртәрәк бетәргә мөмкин. Бу фикерне Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова «Россия 1» телеканалында «Куркыныч вирус» фильмы өчен биргән интервьюда әйтте.

«Бу язга таба бетәчәк, әгәр без тырышсак иртәрәк тә бетәргә мөмкин. Бу һәркемнән тора», — диде федераль хезмәт башлыгы.

Ковидка каршы кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеге турында Татарстан буенча Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина да әйтте.

«Әгәр ел башында барлык массакүләм чаралар да бөтен таләпләрне үтәп уздырылса, яңа ел каникуллары чорында авыру очраклары артмаячак», — диде агентлык әңгәмәдәше.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/19-12-2020/rospotrebnadzor-koronavirus-epidemiyase-yazga-bet-ch-k-5793956

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев