Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коронавирус инфекциясе йоктыруның 61 яңа очрагы ачыкланган

Алар арасында балигъ булмаган бер бала да бар.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 61 яңа очрагы ачыкланган. Бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«9 кеше хастаханәгә озатылган, 52 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (28 кеше) һәм 60-70 яшь (15 кеше) аралыгында ачыкланган. Алар арасында балигъ булмаган бер бала да бар.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (35 очрак) әйдәп бара. Лениногорск, Әлмәт, Югары Ослан һәм Буа районнарында – өчәр, Бөгелмә, Азнакай, Лаеш һәм Саба районнарында – икешәр, Баулы, Биектау, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара һәм Түбән Кама районнарында берәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 9 366 очрагы теркәлгән, 8,2 меңнән артык кеше (шуларның 49ы – узган тәүлектә) терелгән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/17-11-2020/tatarstanda-so-gy-t-lekt-koronavirus-infektsiyase-yoktyruny-61-ya-a-ochragy-achyklangan-5786114

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев