Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коронавирус йоктырган йөкле хатын: "Баламны коткарыгыз, зинһар..."

Ләйсән йөклелек чорының 27нче атнасында чирли. Башта аның тамагы кызыл була, борыны тыгыла. Инде өч көннән бу галәмәт ангинага әверелә. Кич белән Ләйсәнгә һава җитми башлый, тән температурасы бер менеп, бер төшә.

Күкрәген тотып, хатын әкрен генә идәнгә шуыша. Иренә куллар белән һава җитмәвен, табибка шалтыратырга кирәк булуын аңлата. Айрат “ашыгыч” ярдәм чакырта, “көтегез” дип җавап бирәләр аңа. Бу вакытта Ләйсән идәндә ята. Паника башлана. Айрат хатынын кырын яткырып, аның белән тигез суларга тырыша. Ләйсәнне йокы баса башлый, ул йоклап китеп уянмам дип курка. 

Табиблар Ләйсәнне кислородка тоташтырып, Түбән Каманың йогышлы авырулар госпиталенә алып китә. Моның коронавирус икәне көн кебек ачык була. Кичкә Ләйсәннең хәле тагын да начарлана. Аның үпкәләре 50 процентка зарарланган була. Тән температурасы 39дан югары күтәрелә. Хатын яртылаш кына үз аңында була.

Республика клиника хастаханәсе табиблары белән онлайн-консилиум аша киңәшләшкәч, Ләйсәнне РКБның Перинаталь үзәгенә күчерергә, дигән карарга киләләр. Казанга барганда, Ләйсән бер аңына килә, бер югалта. Уянганда, табибларга “баламны коткарыгыз, зинһар” дип пышылдый. Кислород җитмәү сәбәпле, табиблар башка “ашыгыч” ярдәм бригадасына мөрәҗәгать итә. Юлда икенче бригада кислород баллонын тапшыра, Ләйсәнне шуңа тоташтыралар.

Төнне ул реанимациядә үткәрә. Ләйсәнгә “без сезне дә, баланы да коткарабыз, ләкин сезнең ризалыктан башка без башлый алмыйбыз” ди реаниматологлар. Ләйсән баланың гомере өчен куркыныч булган препаратлар белән дәваланырга ризалыгын бирә.

Ләйсән реанимациядә берничә тәүлек буе үткәрә. Табиблар бер-ике сәгать саен аның хәлен тикшерә. Биредә Ләйсән үзе генә түгел, тагын берничә йөкле хатын кислородка тоташтырылган була.

Коронавирус чигенә башлый, Ләйсән әкренләп сәламәтләнә. Бала да, шөкер, исән-имин. Табиблар Ләйсән белән сабыйны үлемнән коткара. Берничә көннән аны пульмонология бүлегенә күчерәләр. 

Хәзерге вакытта Ләйсән өендә. Сабыеның дөньяга килүен көтеп яши. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/koronavirus-yoktyrgan-ykle-khatyn-balamny-kotkarygyz-zinar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев