Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коронавирус йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган

Әтнәдә узган тәүлектә коронавирус белән авыру очрагы теркәлмәгән

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган. Бер кешедән кала, барлык кешеләр дә авыруны контактлы юл белән йоктырган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ике кеше хастаханәдә, 41 кеше өйләрендә дәвалана», — диделәр ведомствода.

30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләр арасында 15 кеше авырый. 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге төркемдә дә 11 кешенең чир йоктыруы ачыкланган. Коронавирус йоктыручылар арасында балигъ булмаган балалар һәм 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр юк.

Иң күп авыручылар Казанда теркәлгән, анда 23 кеше COVID-19 йоктырган. Башка муниципалитетлар арасында бу күрсәткеч буенча Югары Ослан (5 кеше авырый) һәм Яшел Үзән (4 кеше) районнары, шулай ук Чаллы шәһәре (3 кеше) лидерлар рәтендә.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан алып 8417 кеше авырган. 7486 кеше (узган тәүлектә — 47) терелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев