Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коронавирус йокыга ничек йогынты ясый?

Пандемия вакытында йоксызлыктан интегүче кешеләр саны арткан.

Коронавирус пандемиясе башлангач, йоклый алмый интегүче кешеләр саны бик нык арткан. Бу турыда Россия сомнологлар җәмгыяте президенты, Россиянең атказанган табибы, медицина фәннәре докторы Роман Бузунов сөйләгән, дип хәбәр итте РИА Новости.

«Әле апрельдә андый сүз юк иде, ләкин сентябрь башында коронавирустан соң йокысызлыкка зарланучылар барлыкка килде, аннары бу сан шаукым булып артты. Хәзер 2021 елның марты инде, аена 3-4 мең кеше мөрәҗәгать итә. Алар тәгаен коронавирустан соң йокысызылык барлыкка килүен әйтә. Шулай итеп, йокысызлыктан интегүчеләр шактый артты», — ди белгеч.

Аның сүзләренчә, коронавирус үзе — катлаулы психологик стресс, ул курку, депрессия, шуңа йокысызлык барлыкка китерергә мөмкин. Коронавирус йокы үзәкләренә зыян китерәме икән дигән темага бәхәсләр дәвам итә. Вирусның йокыны көйли торган үзәкләргә туры йогынтысы әлегә исбатланмаган.

Коронавирус белән авырмаган кешеләр саны күпкә артык, тик алар «токсик мәгълүмат болыты» аркасында стресс кичереп, йокысызлыктан интегә, ди Бузунов. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/19-03-2021/koronavirus-yokyga-nichek-yogynty-yasyy-5813628

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев