Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коронавируска каршы препаратларны бушлай бирә башлыйлар

Түләүсез терапияне коронавирустан өйдә дәваланучы пациентлар алачак.

Тиздән Татарстан даруханәләрендә яңа коронавирус инфекциясенннән билгеләнгән препаратларны өйдә дәваланучы пациентларга бушлай бирә башлаячаклар. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Без бу юнәлештә актив эшлибез һәм якын көннәрдә әлеге даруларны бирә башлаячакбыз дип уйлыйм. Халыкның бушлай нигездә тиешле терапия алуын үзебез дә бик көтәбез», - дип искәртте спикер.

Министр ачыклык керткәнчә, хәзерге вакытта ведомство тиешле барлык процессларны җайга сала. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы волонтерларны да актив җәлеп итә.

Татарстанда коронавирусны өйдә дәвалау өчен билгеләнгән препаратларны даруханәләрдә ноябрь урталарында бирә башларга планлаштырганнар иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/17-11-2020/yakyn-k-nn-rd-tatarstanda-koronaviruska-karshy-preparatlarny-bushlay-bir-bashlyylar-5786052

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев