Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коронавирусны «юк итәргә» сәләтле эчемлек билгеле

Эффекты берничә сәгать булса, әлеге чәйне авызны чайкату өчен яисә Covid-19ның йогышлылыгын киметүче эчемлек итеп кулланып булачак.

Кара чәй антиковидлы эффектка ия. Бу хакта Киото медуниверситеты тикшеренүчеләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Әлеге эчемлек кеше селәгәендәге SARS-CoV-2 вирусын юк итәргә сәләтле. Бу исә чәй яфракларын эшкәрткәндә   бүленеп чыга торган биологик актив кушылмалар барлыкка килү белән бәйле. Белгечләр сүзләренчә, вирусны эпигаллокатехин галлаты, теафлавин-3,3'-дигаллат һәм азиненсин A "юк итәргә" мөмкин.

Тикшеренү үткәргәндә, галимнәр коронавирус инфекциясе булган биш ирекле кешедән селәгәй үрнәген алган. Аннары селәгәйне яшел һәм кара чәй белән кушканнар. Нәтиҗәдә, кара чәйнең вирус титрын сизелмәслек дәрәҗәгә төшерүе ачыкланган.

Әмма бу эффект кыска вакытлы булырга мөмкин, ди белгечләр. Шуңа күрә чәйдән соң вирусның йогышлылыгы ничек үскәнен әле билгеләргә кирәк.

Эффекты берничә сәгать булса, әлеге чәйне авызны чайкату өчен яисә Covid-19ның йогышлылыгын киметүче эчемлек итеп кулланып булачак. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/21-01-2021/koronavirusny-yuk-it-rg-s-l-tle-echemlek-bilgele-5800478

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев