Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коронавирустан үлүчеләр саны 123 кешегә җитте

Республикада коронавирус йоктырган тагын ике пациент вафат булды.

атарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясе корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлде», - дип искәрттеләр министрлыкта.

1954 елгы ир-атны йогышлы авырулар госпиталенә «яңа коронавирус инфекциясе» диагнозы белән китергәннәр. Йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенәю фонында аның хәле тагын да начарланган.

Вируслы пневмония белән йогышлы авырулар госпиталенә китерелгән 1974 елгы ир-ат хроник авырулардан интеккән.

Ике очракта да патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә вирус идентификацияләнгән, дип искәрттеләр ведомствода.

17 ноябрьгә Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән барлыгы 123 үлем очрагы теркәлде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/17-11-2020/tatarstanda-koronavirustan-l-chel-r-sany-123-kesheg-itte-5786120

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев