Коры ютәлне дәвалау өчен халык чаралары - унҗиде киңәш

Социаль челтәр кулланучылар суган, сарымсак, җылы сөт, имбирь, каз һәм бурсык мае, керән, борыч кебек ризыклардан торган халык чаралары белән уртаклаша.
Бала имезүче хатын озак вакыт коры ютәлдән интегүе турында инстаграмдагы «Сөйлисем килә» төркемендә яза. Ул инстачылардан киңәш сорый. Аңа шактый гына халык чаралары турында язып калдырганнар.
Йөткерү озакка китсә, һичшиксез, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бары тик белгеч белән киңәшеп кенә дәвалану хәерле! Шуны истән чыгармагыз. Ә халык киңәшләре авыруның симптомнарын җиңеләйтергә ярдәм итәргә мөмкин. Суган, сарымсак, җылы сөт, имбирь, каз һәм бурсык мае, керән, борыч кебек ризыкларны ютәл вакытында элек-электән кулланганнар.
Социаль челтәр кулланучылардан киңәшләр:
- Аягыгызны горчицалы кайнар суга тыгып утырырга, аннары бурсык мае белән крем сөртеп, йон оекбаш киеп куярга, майны күкрәккә һәм аркага да сөртергә. Шуннан соң төренеп ятарга кирәк.
- Сарымсакны кайнар суга салып, ингаляция ясарга.
- 1 стакан сөткә 1 чәй кашыгы бал, ярты чәй кашыгы аш содасы, шикәр зурлыгындагы бер кисәк атланмай салып кайнатып, шуңа 1 йомырка сарысын кушып болгатырга һәм кайнар килеш эчәргә.
- Көн саен иртән бер кашык каз мае эчәргә.
- Суганны чистартып бокалга салырга һәм өстенә кайнаган сөт агызырга. 5 минут төнәткәч, эчәргә.
- Имбирь тамырын угычтан уып, кайнатырга һәм кайнар килеш эчәргә.
- Тигез күләмдә сарымсак, суган, бал һәм керән тамырын алып, иттарткычтан чыгарырга, берәр бал калагы кабып ашап йөрергә.
- 1 стакан сөтне кайнатып чыгарырга һәм бераз гына атланмай кушарга, ярты чәй кашыгы аш содасы салырга һәм җылы килеш эчәргә.
- Кайнаган сөткә бераз гына атланмай, бал, кашык очында гына аш содасы салырга, йомырка сарысы кушарга һәм болгатып эчәргә.
- Каен яфрагын чәй кебек төнәтеп, көн буе йоткалап йөрергә.
- Кишерне пешереп, төяргә һәм бал кушып ашарга.
- 10 данә канәфер орлыгына бер стакан кайнар су салырга һәм төнәтеп, җылы килеш эчәргә.
- Бер баш суганны 5 минут чамасы сөттә кайнатып, 10 минут төнәтергә, кайнар килеш эчәргә.
- Прополисны майда эретеп эчәргә.
- Шикәрне утта кыздырып, карамельдән «әтәч» ясарга, шуны кайнар сөткә салып эчәргә.
- Сөтне кайнатып чыгарырга, 3 баш суганны ваклап турап, шул сөттә 3 минут пешерергә, сөтне уттан алгач, бал кашыгы очында гына аш содасы салырга һәм җылы килеш, көнгә өч тапкыр эчәргә.
- Бер стакан сөткә бер кузак кызыл борыч салырга, кайнатып чыгарырга. Калак белән баскалап алырга һәм ун минут төнәтергә. Борычка баскалап, ачысын сөткә чыгарырга. Ютәл башлануга, бер аш калагы эчәргә.
Бурсык мае да ютәл вакытында ярдәм итә. Инстачылар чын бурсык маен аучылардан алуларын яза. Шулай ук каз мае, майлы ит, май белән сөт йөткергәндә ярдәм итүен әйтәләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 19:35Сәгатьне кайсы кулга тагу дөрес? Башта бу җайланма бары тик агымдагы бер сәгатьне генә күрсәткән.400
-
18 гыйнвар 2021 - 18:30Азалияне котлыйбыз! Казанда, Н. И. Мухамедзянов истәлегенә багышланган шахмат турнирында 15 яшьлек кызлар арасында Мифтахова Азалия 3 урынны яулады!4600
-
18 гыйнвар 2021 - 17:10"Ел укытучысы- 2021" 15 гыйнварь көнне Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе узды.6200
-
18 гыйнвар 2021 - 16:05Татарстанда ковидтан прививка ясаткан кешеләргә махсус паспорт бирергә җыенмыйлар Вакцина инфекция йоктырудан сакламый, ә авыруның җиңел узуын гарантияли.4600
-
18 гыйнвар 2021 - 15:30Коронавируска каршы торучанлык "Спутник V" вакцинасын икенче тапкыр ясагач кына барлыкка килә Беренче иньекциядан соң сакланыр өчен иммунитет җитәрлек булмый .6200
-
18 гыйнвар 2021 - 14:25ТР сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19дан прививканы ясарга мөмкин булган медицина учреждениеләре исемлеген төзеде Республикада барлыгы 57 урында коронавирустан вакцина ясарга әзер.4700
-
18 гыйнвар 2021 - 14:002020 елда коронавирус аркасында аерылышучылар саны кимегән 2020 елда аерылышу турында 4 меңгә якын акт теркәлгән, бу 2019 елга караганда 18% ка кимрәк.4900
-
18 гыйнвар 2021 - 13:30Татарстанда соңгы ун елда социаль объектларны интернетка тоташтыру буенча иң масштаблы программаны гамәлгә ашыралар Агымдагы елда республиканың 2 557 социаль әһәмиятле объекты тиз йөрешле Интернетка тоташачак.3900
-
18 гыйнвар 2021 - 12:10"Сөмбел" фольклор ансамблен котлыйбыз "Сөмбелә" ансамбле "Түгәрәк уен" Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә катнашты.7200
-
18 гыйнвар 2021 - 10:5518 гыйнварда Россиядә коронавирустан күмәк вакцинация башлана РФ Президенты Владимир Путин коронавирус белән көрәшне активлаштырырга кушты.4300
-
18 гыйнвар 2021 - 10:50Әлмәттә пычрак кар чүплеген анализлау нәтиҗәләре атна дәвамында билгеле булачак Карда пычраткыч матдәләр табылса, гаеплегә 300 мең сумга кадәр штраф яный.3200
-
18 гыйнвар 2021 - 10:00Йөртү хокукыннан мәхрум ителгән килеш руль артына утырган Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.11800
-
18 гыйнвар 2021 - 09:00Инфекционист чуму вакытында коронавирус йоктыру куркынычын бәяләде Салкын суга чумган вакытта адреналин ташлау иммунитетны стимуллаштыра.6900
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.11800
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.30200
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
16 гыйнвар 2021 - 18:20Әтнә Ветераннары беренчеӘтнә районы һәм Марий Эл Республикасы ветераннары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен узды бүген.31100
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.42201
-
16 гыйнвар 2021 - 18:20Әтнә Ветераннары беренче Әтнә районы һәм Марий Эл Республикасы ветераннары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен узды бүген.31100
-
17 гыйнвар 2021 - 16:00Исерек йөри кеше көлдереп... Алган мәгълүматларга караганда, гыйнварның беренче ункөнлегендә районның ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан юл кагыйдәләрен бозуның 48 очрагы теркәлгән.28400
-
15 гыйнвар 2021 - 16:10Өшегән ир белән хатынны коткарганнар Коткаручылар, кешеләр автомобильдә җылынгач, ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.25700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика