Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ковидтан исән калыйм, дисәң...

Галимнәр Д витамины белән коронавирус арасында тыгыз бәйләнеш булуын ачыклаган. Организмында әлеге витамин җитешмәүчеләр таҗлы вирусны бик авыр үткәрә икән.

COVID-19 эләксә, организмында Д витамины җитешмәүче кешеләр бик каты авырый. Бу хакта Англия табиблары игълан итә.

Алар әлеге җәһәттән колачлы тикшеренүләр үткәргән һәм шуны билгели: нәкъ менә Д витамины барлыкка килү өчен уңай табигать шартлары булмаган төбәкләрдә яшәүчеләрнең сәламәтлегенә таҗлы вирус аеруча зур зыян китерә.

Д витамины кеше организмында кояш нурлары астында барлыкка килүен әйтеп үтү зарур. Моннан нинди нәтиҗә ясау кирәк? Көн саен саф һавада йөрү хакында онытмауны ассызыклыйк. Ә кышын, табиб белән киңәшләшеп, Д витаминын, ягъни "Аквадетрим" эчү дә кайберләребезгә артык булмас.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Kovidtan-is-n-kaliym-dis-535874/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев