Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Крещение салкыннары урынына Татарстанга аномаль җылы көннәр килә

Бу атнада Татарстанга Крещение салкыннары урынына җылы температура аномалиясе килә. Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев бүген «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Без көнбатыш циклон йогынтысында калачакбыз, безнең территориягә җылы Атлантик һава якынлаша. Якын арада республика әлеге циклонның алгы өлешендә калачак, безгә җылы агымнар килә. Климатик норма буенча Казанда бу чорда уртача тәүлеклек температура -10 градус тәшкил итәргә тиеш. Әмма алдагы тәүлекләрдә температура климатик нормадан 6 градуска югарырак булачак», - дип ачыклык кертте ул.

Галим төбәктә гыйнварның беренче яртысы шактый салкын булуын билгеләп үтте. Әйтик, Казанда уртача тәүлеклек температура климатик нормадан тугыз градуска түбәнрәк булды.

«Алдагы декадада Казанда җылы аномалия ике-өч градус тәшкил итәчәк. Бу җылы дулкын булачак. Метеорологлар һава температурасы климатик нормадан биш һәм аннан артыграк градуска югары булса һәм мондый вазгыять биш көннән артыграк дәвам итсә, моны җылы дулкын дип атый», - дип ачыклык кертте Әүһәдиев.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев