Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәрим Тинчурин театры артисты Зөлфия Вәлиева инфекцион авырулар хастаханәсендә ята

Артист авыруның нерв системасына зыян салуы турында сөйли.

Кәрим Тинчурин артисты Зөлфия Вәлиева инфекцион авырулар хастаханәсендә дәвалана. Ул үзенең Instagram сәхифәсенә керткән мөрәҗәгатендә авыруның ничек узуы турында сөйли.

«Нинди авыру икәнен беләсез. Ничек ул миңа тәэсир итте? Ул нерв системасын какшата. Бик начар борчылу, паника барлыкка килә. Үпкәләр 25 процентка гына зарарланган булса да, сулыш алу бик авыр.


Мин — сәламәт яшәү рәвеше алып барган кеше. Антибиотикларга һәрвакыт бик скептик карашта идем, аларны кулланмадым, антибиотикларсыз дәваланырга тырыштым. Үземне физик яктан нык, сәламәт кеше, нык тамырлы агач дип саный идем. Юк икән. Ул авыру шулкадәр әшәке.

Ул әшәке авыру нерв системасына зарар китерә, хәтта бирешә башлыйсың. Мин психик яктан шулкадәр хәлсезләндем, әздән генә бирешми калдым. Балаларымны күз алдына китерә башладым. Аларның ни дәрәҗәдә мөстәкыйль булуы турында, мин аларга нәрсә бирә алдым, ничек түзәрләр дип уйладым.

Саклагыз үзегезне. Минем хәлем җиңеләйде. Маскалар киегез һәм күп кеше булган җирдә йөрмәгез. Ул өслекләрдә озак яшәми, тик кеше күп җыелган җирдә ул бик әшәке. Авыручылар, дәваланыгыз, сәламәт кешеләр, ул авыруга юлыкмагыз. Сәламәт булыгыз», — дип сөйли ул мөрәҗәгатендә. 

Зөлфия Вәлиева 10 көннең куркыныч төш кебек булуы турында яза. Ул башта пандемия белән бәйле вазгыятькә скептик карашта булган, үзен сакламаган. Кышка кадәр диярлек авырмыйча йөргәч, авыруның булуына ышанмаган, тик алай булып чыкмаган.

«Мин бик сирәк авырыйм, күп дигәндә өч көн генә була ул: тирләп, витамин эчеп, бер көн ятам да, алга! Бу очракта алай түгел. Барысы да бик җитди. Баштан ук дәваланыгыз, курыкмагыз, куркыныч булачак, паника башлана. Барлык сәламәтләнгәннәр дә үткән классик юл бар инде. Даруханәдә кирәкле даруны табу авыррак, тик мөмкин», — дип яза ул.

Инстачылар Зөлфия Вәлиеваның, әшәке чиргә бирешмичә, тизрәк терелүен телиләр. Үзләренең авыру тарихлары белән бүлешүчеләр дә бар. «Июль аенда авырган идем, әле дә колакта кайтаваз саклана», — дип язган бер ханым. Авырудан дәваланган кешеләрнең күбесе ул зәхмәтнең психикага нык зыян китерүе турында яза. Шулай ук июль аенда авырган икенче ханым: «Мин телевизор да карый алмый идем. Телефон шалтыраса, тотып ата идем, бер кеше белән дә сөйләшәсе килми. Кешеләр тынычланырга куша, тик ул чир сорап тормый, үзе синең өстән җитәкчелек итә», - дип яза.

Бер ханым үзе файдасын күргән рецептны да язып калдырган: «100 г сарымсак, 100 г суган, 100 г керән тамырын иттарткыч аша чыгарырга һәм 300 г бал белән болгатырга. Көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы кабарга», — диелгән.

 Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/27-10-2020/k-rim-tinchurin-teatry-artisty-z-lfiya-v-lieva-infektsion-avyrular-hastahan-send-yata-5781459

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев