Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күрше районда полицейскийга пычак белән һөҗүм иткән террорчыны атып үтергәннәр

Хокук саклаучыларга һөҗүм иткәнче, ул полиция бүлекчәсе янындагы машиналар тукталышына янучан катнашма салынган ике шешә ыргыткан.

Узган төндә Кукмарада бер террорчы полиция хезмәткәрләренә пычак белән һөҗүм иткән. Шуннан соң аны атып үтергәннәр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, узган төн уртасы тирәсендә Кукмарада яшәүче Антипов янучан сыеклык салынган ике шешә алып килә һәм полиция бүлекчәсе янындагы машиналар тукталышына ыргыта. Аннары үзе качып китә.

Полиция хезмәткәрләре террорчының кайда булуын билгели. Агентлык чыганагы сүзләренчә, тоткарлаган вакытта бу кеше «Мин сезнең бөтенегезне дә үтерәм», дип кычкыра. Аннары ул полиция хезмәткәренә ташлана, аның аягына һәм кулына пычак кадый.

Террорчыга берничә тапкыр кисәтү ясап, бирелергә тәкъдим итәләр. Ләкин ул хокук саклаучыларның сүзен тыңламый. Полиция хезмәткәрләренә корал кулланырга туры килә. Яраланган Кукмара кешесе урында һәлак була.

Чыганак : https://tatar-inform.tatar/news/incident/30-10-2020/kukmarada-politseyskiyga-pychak-bel-n-m-itk-n-terrorchyny-atyp-terg-nn-r-5782245

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев