Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күәм урта мәктәбендә «Китап иле – серле дөнья» исемле очрашу узды

Китап укырга яратучылар үзләрен кызыксындырган күптөрле сорауларга җавап алдылар.

Китапханә хезмәткәрләре Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Китап иле – серле дөнья» исемле очрашу уздырды. Китапханәчеләребез укучыларны китапханә эшчәнлеге, Әтнә үзәк китапханәсе тарихы һәм аның бүгенгесе белән таныштырды.

Мәктәп укучылары өчен газета-журналларга күзәтү үткәрелде. Чара электрон презентация белән үрелеп барды. 

Чара барышында балалар рус һәм татар телендәге мәкальләрне искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Очрашу кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Китап укырга яратучылар үзләрен кызыксындырган күптөрле сорауларга җавап алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев