Әтнәләр Кукмара районы башлыгының диплом һәм призына ия булдылар
Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында «Кукмара итекләре» унынчы – юбилей Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль-ярминкәсенең тантаналы ачылышы булды.
5 гыйнварда, иртәнге сәгать 10да Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында «Кукмара итекләре» унынчы – юбилей Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль-ярминкәсенең тантаналы ачылышы булды.
Әлеге юбилей кичәсендә «Әтнә КИСтекләре» командасы да катнашып Кукмара районы башлыгының диплом һәм призына лаек булдылар.
Чарада халык-сәнгать кәсепләре ярминкәсе, киез эшләнмәләр белән сәүдә итү, иҗади күргәзмәләр, мастер-класслар узды.
10.00 сәгатьтә — тантаналы ачылыш.
10.20–16.00 сәгатьләрдә — Татарстан Республикасы районнары һәм Россия Федерациясе төбәкләре командалары арасында ярышлар булды.
Гран - При - Кукмара
1 урында - Минзәлә
2 урында - Балык Бистәсе
3 урында - Зәй
Главаның махсус призына Әтнә районы лаек булды.
Әтнәләр сынатмадылар, афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев