Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күп балалы гаиләләргә кагылышлы яңалык

Күп балалы гаиләләр реестры Россиядә 2024 елның 1 июленнән эшли башлаячак, дип хәбәр итә Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.

Аның сүзләренчә, реестр күп балалы гаиләләргә теге яки бу преференцияләр бирә торган барлык органнар һәм структуралар белән үзара хезмәттәшлек процедурасын гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Элегрәк Хезмәт министрлыгы "Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында"гы президент указын куллану мәсьәләләре буенча рәсми аңлатмалар әзерләгән иде. Ведомствода хәбәр итүләренчә, күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары күрсәтелә, алар арасында: пенсиягә вакытыннан алда чыгу, ТКХ хезмәтләренә кимендә 30 проценттан да ким булмаган ташламалар ясау. Гыйнвар ахырында Владимир Путин күп балалы гаиләләр статусын һәм алар өчен ярдәм чараларын беркеткән указга кул куйды. Россиядә күп балалы гаилә дип өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаилә санала, аның статусы вакыты чикләнмәгән дип билгеләнә.

Шәһри-Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев