Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Куркынычсыз лагерь

Балаларның җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары башланып китте.

Күңелле ялларны бәхетсезлек очраклары бозмасын өчен лагерьдагы балалар иминлеге кагыйдәләре үтәлешенә, аеруча янгын куркынычсызлыгына зур игътибар бирергә кирәк. Җаваплы затларга балаларны имин ял белән тәэмин итү йөкләнә. Бигрәк тә лагерьларда көн тәртибен дөрес формалаштыру, балаларны игътибарсыз һәм контрольсез калдырмау мөһим. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлату эшләре үткәрергә кирәк. Лагерь җитәкчеләренә сменага берничә тапкыр эвакуацияләү буенча өйрәтү эшләре үткәрү зарур. Кәрәзле телефоннарны заряд белән тәэмин итү махсус билгеләнгән урыннарда гына үткәрелергә тиеш. Өлкәннәр ял итүче балаларга үрнәк булып тора. Барлык вожатыйлар һәм башка җаваплы затлар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм «огнетушитель» белән файдалана белергә тиеш. Кайчагында янгыннар балалар гаебе белән түгел, ә олылар гаебе белән дә килеп чыга. Шуна күрә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм янгын сүндерү хезмәтен, шулай ук башка гадәттән тыш хезмәтләрне чакыру номерлары язылган табличкалар булырга тиеш.

Янгын чыккан очракта кичекмәстән янгын сүндерүчеләрне чакыртырга, балаларны тиз арада эвакуацияләргә. Лагерь персоналына янгын сүндерүчеләр килгәнче, янгынны беренче стадиядә, турыдан-туры кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян китермәгән очракта, беренче сүндерү эшләре башлау зарур.

Ярдәмгә чакыру телефон номерлары 01, 101, 112, Әтнә районы янгын сүндерү бүлеге телефон номеры 2-20-01.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев