Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Куркынычсызлык каешын такмыйлар

ЮХИДИдән алган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 10 апреленә кадәрге чорында автотранспорт йөртүчеләрнең тәртип бозуларын ачыклау максатыннан барысы 25 рейд ясалырга өлгергән.

Узган атнада шундый 3 рейд теркәлгән, нәтиҗәдә 8 административ хокук бозу ачыкланган. Әмма аларның маддә номерларын телгә алмыйча, бу очракларны гына санап узыйк. Ни кызганыч, бик күп автойөртүчеләр куркынычсызлык каешын тагуга җитди карамыйлар, бер атнада шундый 10 очрак ачыклана. Өчәр тапкыр автотранспортның дәүләт номерын укып булмый һәм иминият полислары юк. Берәр тапкыр тиешле булмаган урында юлны аркылы чыккан җәяүле һәм бала өчен махсус утыргычы булмаучы тоткарланган. Моннан тыш, 13 төрле тәртип бозулар булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев