Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кышларда да язлар кабатлана...

Тып-тып-тып – түбә кырыйларыннан берөзлексез су тамчылары тамды атна уртасында.

Кышның соңгы ае аномаль җылы һава торышы белән сөендерде дә, көендерде дә. Чаңгы, чана шуып, салкын һава торышыннан куана торган чор булырга тиеш югыйсә. Кинәт килгән җылы һаваның тискәре яклары да күп. Райондагы 108нче янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Ильяр Гимадиев белән әнә шул хактасөйләштек.

– Беренче чиратта түбәгә өелгән карларны ишеп төшерү чарасын күрергә кирәк, – ди ул. Бу мәсьәләгә оешмаларны гына түгел, шәхси хуҗалыкларны да җитди карарга чакыра.

Чыннан да, бу көннәрдә кар көртләре дымга шактый баеды. Моны район халкының исенә төшерү урынлы булыр. Бу көннәрдә аяк астыгызны гына түгел, азрак өскә дә күтәрелеп карарга тырышыгыз. Чөнки түбә кырыеннан сөңге бозлар һәм каты карлар күпләп ишелә башлады.

Шул ук вакытта бу хәлнкисәтү, шулай ук авырлык аркасында түбәгез ишелмәсен өчен, түбәдәге карны да чистартырга кирәк. Синоптиклар карның әле тагын да яву мөмкинлеген фаразлыйлар. Монысы күмәк хуҗалыкларга, оешмаларга, шәхси хуҗалыкларга гына түгел, коммуналь-хуҗалык оешмасына да кагыла. Складлар, ферма тораклары, төрле биналар, аеруча больница түбәсендәге кар көртләрен хәзердән үк ишү кирәк.

Тагын бер куркыныч – алдагы көннәрдә кинәт суытса...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев