Әтнә таңы

“Кыз дип хыялланган идем, үземә ошаган егет булды”

Мең газаплар белән сабыен дөньяга китергән, нәни чагыннан алып, үзенең соңгы сулышына кадәр шул баласы өчен бар җанын бирергә әзер булган бу изге затларны хөрмәтләгән матур бәйрәмнәрнең берсе ул.


Сокланырлык, яшь кенә булуына карамастан, дүрт балага тормыш бүләк иткән Эльвира Әмирова да күпләр өчен үрнәк әни булып тора. Тормыш иптәше Азат белән моннан унбиш ел элек кавышып, уртак гаилә корганнар алар. Бүгенге көндә Түбән Шашы авылында зур гаиләләре белән гомер кичерәләр.

Автордан
Олы уллары Эльзат – 2006, уртанчылары Булат белән Сайдә – 2008, ә иң төпчекләре Самат – 2019 елда туып, сөендергән бу гаиләне.

Реклама

Ирле-хатынлы полиция бүлегендә хезмәт куйган Эльвира белән Азат өчен гаиләне алып баруда, балалар үстерүдә иң зур терәк булып гаиләнең өлкәннәре һәм балалар үзләре тора.
Эльвираның әни буларак, иртәсе ничек башлана соң? Шул хакта кызыксынам.
– Иртән иң беренче булып торам, – ди ул. Азатны эшкә, балаларны укырга озатам. Аннан соң гына өйдәге эшләргә тотынам.
Әлегә Эльвира нәни Самат белән декрет ялында. Эшләгән вакытта аңа бигрәк тә кыен­га туры киләдер, мөгаен. Гаиләдә дүрт бала булу – татар авыллары өчен гадәти күренешкә әйләнеп барса да, яңа өйләнешүчеләр арасында бер яки ике бала белән туктап калучылар байтак. Еш кына күп балалылар турында: ”Хәерче арттырып”. – кебегрәк тискәре фикерләр дә ишетергә туры килә. Әмма Әмировлар моның ише сүзләргә игътибар итәргә кирәк дип тә тапмый. Чөнки гаилә башлыгы үзе дә балалар ярата, тормыш иптәшен дә үзе кебекне сайлаган. “Тагын алып кайтсам да сүз әйтмәс иде”, – ди аның турында Эльвира.
Гаиләдә балалар кечкенә вакыттан бер-берсенә яр­дәмләшеп, бердәм булып үсә. Өлкән уллары Эльзатны әнисе “Уң кулым”, – ди. Абзарларында малларны карашучы да – Әмировларның ике сыер, ике тана һәм сарыклары бар, әниләре өлгермәгәндә ашарга әзерләүче дә ул. Булат белән Сәйдә өстендә – Самат энеләре. Әтеки, әнеки белән яшәүче Эльвира балаларны өлкәннәрнең тәҗрибәсенә тая­нып тәрбияләүләре турында да искәртә. – Өйдә олылар булу безнең өчен бик зур куа­ныч. Балалар кечкенәдән тәртипкә өйрәнә, Аллага шөкер, “Әби без киттек”, – дип чыгып китәләр, “Әби, без кайттык” дип кайтып керәләр. Тормышта киңәшләре бик кирәк, – ди. Гаилә кору белән тизрәк аерым яшәргә омтылган яшьләр әнә шул сүзләргә колак салсын иде. Тормыш булгач төрле хәлләр була, өлкәннәр элек-электән гаилә тоткасы булган. Саматны “Үземә ошаган кыз табам”, – дип уйлап тапкан идем. Исән-сау була күрсен, үземә ошаган егет алып кайттым, – дип елмая Эльвира. – Әни буларак мин бик бәхетлемен. Балаларның игелекләрен кү­рергә язсын.
Без дә аның теләкләренә ихластан кушылабыз. Әниләр гел бәхетле булсын, ә балалар аларга бары тик игелек кенә күрсәтсен.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: