Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кызарып пеште баланнар

Бу җимешнең файдалы яклары күп булуын беләсезме икән?

Бакчада кып-кызыл булып баланнар пеште. Бу әчкелтем җимештән пешерелгән бәлешне яратмаган кеше бар микән? Юктыр, мөгаен. Ә менә аның файдалы яклары күп булуын белүчеләр сирәктер.

Медицинада баланның кайрысын һәм җимешләрен файдаланалар. Көнкүрештә баланны, яңа җыелган һәм киптерелгән килеш, җиңелчә эч йомшарткыч, тирләткеч һәм кан басымын төшерә торган дару буларак файдаланалар.

Балан кайрысы экстракты аптекаларда сатыла. Аны көнгә 2-3 тапкыр 20-40ар тамчылап ашау алдыннан эчәләр. Кайнатмасын ясау өчен 20 грамм туралган кайрыга бер стакан су салалар, 10 минут кайнаталар һәм сөзәләр. Көнгә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр.

Төнәтмәсен 1-2 аш кашыгы изелгән җимешләргә бер стакан кайнап торган су коеп хәзерлиләр. 4 сәгать төнәтәләр, аннары сөзәләр һәм көн буена аз-азлап эчәләр.

Җимешләрен тулысынча өлгереп җиткәч, коры көннәрдә саплары белән бергә кисеп җыялар. Аларны, юка гына таратып, 50-80 градуслы мичләрдә, яки киптергечләрдә киптерәләр. Киптерелгән җимешләрне сапларыннан һәм вак ботаклардан аерып алалар. Баланны юып, туңдыргычка куйсаң да бик яхшы саклана.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kizarip-peshte-balannar-524295/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев