Көз ахыры, әллә кыш башы
Гөлзада Сафинадан шигырь
Табигатьнең үзгә матур мәле,
Көз ахыры, әллә кыш башы.
Яңа яуган ап-ак кар астында
Яфракларның соңгы балкышы.
Иртән атлыйсың син кар өстеннән,
Ә көндезен калмый эзе дә.
Салкын җилле карлы яңгырдан соң
Тамчылары эри битеңдә.
Табигатьнең сәер бу халәтен
Аңлаулары, ай-һай, бик кыен.
Кышлар гел дә ап-ак булган кебек
Кабатлана көзләр ел саен.
Үз төсмере, яме ноябрьнең,
Шуңа якын һәрбер күңелгә.
Йөрәкләрне җилкендергән өчен
Рәхмәт әйтик алтын көзләргә!
Гөлзадә Сафина 13.11.2020
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев